Опаленное детство
Илебез халкы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 – еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә. Әмма, 70 ел вакыт үтсә дә бу сугыш салган җәрәхәтләр төзәлми, бигрәк тә сугыш чоры балалары йөрәгендә авыр яра булып саклана. Чөнки гомерләренең иң ваемсыз, иң бәхетле үтәргә тиеш еллары сугыш чорына туры килгән.
24 апрель көнне Бәзәкә авылы китапханәсендә үткәрелгән “Сезнең язмыш сугыш уты белән үрелгән” дигән чара нәкъ менә шул сугыш чоры балалары язмышы турында иде. Язмышлары сугыш уты белән үрелгән Лотфиева Шәмсия апа, Исмәгыйлова Мәүлидә апа, Хәбибуллина Фәрдәвия апа, Шиябиева Гөлфирә апа, Зиннәтуллина Рәмзия апа, Ибәтуллина Шәргыя апа , Мифтахетдинова Рабига апа, Федотова Анфиса апа һәм урта мәктәп укучылары кичәнең кунаклары булдылар.
1941нче елның 22июнь иртәсендә башланган сугыш турындагы хәбәр безнең Бәзәкә авылына көн урталарына килеп җитә. Авылда шау-шу куба. Икенче көнне үк авылның 26 ир-егетенә сугышка чакырылу турында повестка килә.Бу ирләрне сугышка озатырга бөтен авыл күтәрелә. Авыл башына чыгып хатыннар ирләрен, яшь кызлар сөйгәннәрен, сабыйлар әтиләрен фронтка озата. Берни аңламаган сабыйлар сугышның нинди куркыныч икәнлеген белмиләр шул әле. Тиздән үзләренең ятим каласыларын да, балачаклары буразна арасында үтәсен дә аңламый алар. Бәзәкә авылыннан бу сугышка барлыгы 639 кеше алына, шуның 456 сы газиз ватан өчен башын сала. Җиңүне якынайту өчен тылда ач-ялангач килеш карт-коры, хатын-кызлар, бала-чагалар соң чиккә җитеп хезмәт куялар. Шул утлы еллар хәтирәләре белән кичәдә Лотфиева Шәмсия апа, Ибәтуллина Шәргыя апа, Исмәгыйлова Мәүлидә апа уртаклаштылар, укучылар хөрмәтле өлкәннәребезнең авыр чорлардагы хезмәтләренә рәхмәт белдереп, батырлыкларына сокланып, түземлекләре алдында баш иеп якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар. “Алар безгә җиңү алып кайтты” дип исемләнгән слайд презентациясе сугыш турында сөйләгән әдәби әсәрләрдән өзекләр, шул вакыттагы җырлар белән үрелеп барды.
Сынаган соң бу сугыш балаларны , ләкин сындырмаган. Кичәдә катнашкан сугыш чоры балалары сугыштан соң яшәүнең тәмен белеп, дөньяның матурлыгын күреп яшәгәннәр, сокланырлык матур тормыш корганнар, халкыбызга файдалы кешеләр булып яшәгәннәр.Лотфиева Шәмсия апа гомеренең 40 елын халыкның сәламәтлеген саклауга багышлаган, Исмәгыйлова Мәүлидә апа нефть чыгарган, Зиннәтуллина Рәмзия апа белән Мифтахетдинова Рабига апа гомерләрен сәүдә эшенә багышлаганнар, Ибәтуллина Шәргыя апа авыл советында хисапчы булып хезмәт куйган, Хәбибуллина Фәрдәвия апа, Шиябиева Гөлфирә апа, Федотова Анфиса апа терлекчелектә эшләгәннәр.
Әйе, еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Әмма сугыш хатирәләрен, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган каһарманнарны онытырга хакыбыз юк. Исәннәрнең кадерен белик, үлгәннәрнең каберен белик!