Икенче балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган рәсем һәм эшләр бәйгесе узды. Ата-аналар һәм балалар үзләренең осталыклары белән безне һәрвакыт гаҗәпләндерәләр. Бәйгегә алып киленгән эшләр төрле ысул белән эшләнгән, барысы да шаккаткыргыч. Иң яхшы эшләр грамоталар, катнашучылар дипломнар белән бүләкләнделәр.