Балалар бакчасында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм кичәләре үтте. Кичәләрнең кунаклары булып балаларның әбиләре, бабайлары килде. Балалар аларга үзләренең җырларын, биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. “Торналар” җыры астында балалар илебездә тынычлык һәм дуслык булсын дигән теләктә һавага ак шарлар очырттылар. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйбыз!!!