Бердәм чыгарылыш

2015 елның 19 июне, җомга

Бүген администрациянең кече залында Менделеевск муниципаль районында чыгарылыш кичәсен оештыру мәсьәләсе буенча оештыручы комитет утырышы узды. Район мәктәпләре укучылары өчен бердәм чыгарылыш кичәсе 25 июньдә сәгать 20.00дә Д.И. Менделеев исемендәге мәйданда узачак, алдагы программа С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда дәвам итәчәк.

Киңәшмә кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча киңәшү алып барылды:

-мәдәни-күңел ачу программасын оештыру;
- бәйрәм итү урынын билгеләү;

-күрше шәһәр артистларын җәлеп итү;

-чарада катнашучыларның иминлеген тәэмин итү.

Мәктәпне тәмамлаучыларны бик күп сюрпризлар һәм киңкырлы программа көтә. Укучыларның күңелендә әлеге бәйрәм хатирәләре озак сакланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International