Сәйтәк авыл клубында Өлкәннәр айлыгы уңаеннан “Бер утыру үзе бер гомер” исемләнгән бәйрәм кичәсе булды.

2015 елның 11 сентябре, җомга

Сәйтәк авыл клубында Өлкәннәр айлыгы уңаеннан “Бер утыру  үзе бер гомер” исемләнгән бәйрәм  кичәсе  булды. Кичәгә авылның әби- бабайлары чакырылды. Балалар әбиләргә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Әбиләре яшь чагында уйнаган уеннарны уйнап күрсәттеләр. Әбиләр һәм оныклар арасында ярышлар оештырылды. Килгән кунаклар белән берлектә түгәрәк уеннары, җыр ярышлары оештырылды. Авылның  үзешчән  сәнгатьтә катнашучылары  килгән кунакларга узләренең яраткан җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Кичә чәй өстәле артында дәвам итте. Кичәне оештыручы клуб мөдире Ясминур Гизатуллина   кунакларга кичәгә килүләре өчен чиксез рәхмәтен белдереп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International