50 еллык тормыш итү юбилее.

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

7 нче ноябрьдә, Менделеев Муниципаль районының ЗАГС  тантана залында бәйрәм чарасы узды. Бу  бәйрәм Ризван улы Рифкат һәм Хәбиб кызы Минсура Минихановларның  50 еллык тормыш юбилейлары  уңаеннан булды.

         Туй уңаеннан алар бер-берсенең кулларын тотып, күзгә-күз карашып ант бирделәр. Мөгаен, бу минутлар һәр кеше өчен дә иң бәхетле көннәр дер. 50 ел узып  бер-береңнең  күзләренә ягымлы карап, кулларын кысып тотып торуны – алтын никах дип әйтеп була.

        Алтын туй ул – 50 ел бергә яшәү. 50 гасыр бергә гомер итү бит. Әйе, бу инде  юбилей датасы гына түгел, бу тарих, яшь буын өчен үрнәк.

       Юбилярларны Менделеев Муниципаль район  башлыгы В.С.Чершинцев исеменнән   БК җитәкчесе Константин Макаров котлады. Аларга бәхет, сәламәтлек, озын гомер һәр көннәре якты, шат булуын теләде. Минихановлар гаиләсен “Бердәм Россия” партиясе җитәкчесе К.И.Смирнова, Менделеев шәһәренең ветераннар Союзы рәисе Р.Н.Бикметова да котлады. Иң җылы котлаулар балалары һәм оныкларыннан булды.

      50 ел бергә яшәү бәйрәме уңаеннан ЗАГС башлыгы Ф.В. Козырева юбилярларга алтын балдакдаклар белән алышу тәкъдим итте. Рамил Давлетшинның  музыкаль композициясе  ярдәмендә  мәхәббәт вальсы башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International