Һәр көнне яңа террор акты, экстремистик хәлләр турында ишетеп торабыз, шул сәбәпле идеологик юнәлештә эшләр алып барыла. Бу максаттан чыгып 22 ноябрьдә "Камские зори" приюты укытучылары Людмилла Елисеева һәм Рәфинә Фирстова җитәкчелегендә "Терроризм һәм экстремизм-дөньяга куркыныч дигән темага әңгәмә-күзәтү уздырылды. Тәкъдим ителгән материаллар балаларның игътибарын җәлеп иттеләр. Терракт була калган очракта балаларның үз-үзләрен тоту кагыйдәләре искәртелде . Мәгълүматлар бик кызыклы иде.
Әңгәмә барышында бу сорауларның балаларга бик кызыклы булуы ачыкланды. Балалар бу терроризмның нинди сәбәпләр аркасында килеп чыгуы белән кызыксындылар.Алар бу сорауга бик күп җаваплар эзләделәр.Бу терракт ясаучы яшь кешеләр белән нәрсә идарә икән?- дигән сораулар туды. Кичә ахырында бу тематика буенча видеосюжет күрсәтелде. Яшь кешеләр бик тиз тышкы йогынтыга биреләләр. Мондый күңелсезлекләр булмасын өчен үзең өстендә эшләргә кирәк. Бер үк вакытта терракт ясаучылар төрле ачышлар да ясарга мөмкиннәр. Шуңа күрә яшьләрдә туган илеңә, әйләнә-тирә мәхәббәт хисләре тәрбияләргә кирәк. Алар үзләрен тәртипле, җаваплы тотсыннар иде!