Бүген актлар залында Татарстан Республикасының Менделеев муниципаль районының учреждение һәм предприятие җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсе узды. Бишенче дәрәҗәле Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф Министры дипломы белән һәм 200 мең сумга сертификат белән "Менделеев шәһәренең 8 төр коррекция" мәктәбе бүләкләнде. Мәктәп "2015 елда иң яхшы капиталь ремонт ясау" исемлегендә.(Директор: Салимханова Дамира Ахмадулловна)
Ремонт барышында зур ярдәм күрсәткән өчен ООО "Строитель" директоры Готин Юнес Александрович район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Алга таба Менделеев муниципаль районының узган эшләре һәм алга таба нинди эшләр эшләнергә тиешлеге турында Менделеев муниципаль районының Аппарат җитәкчесе Шуралев Александр Николаевич чыгыш ясады.
2015 елның 10 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча ООО "Менделеевск АТП" директоры Колобанов Игорь Владимирович чыгыш ясады.
2015 елның 10 ае эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча Менделеев шәһәренең ОАО "МТС" начальнигы Мухамадеев Айдар Наилевич чыгыш ясады.