24 ноябрендә Балалар сәнгать мәктәбе залында музыка бүлегенең башлангыч сыйныфларында укучылар арасында “Җитез бармаклар” инструменталь бәйгесе узды.
Бәйгедә яшь баянчылар, аккордеончылар, гитара, скрипка, пианинода уйнаучылар катнашты. Бәйгедәге чыгышларда этюдлар һәм виртуоз пьесалар яңгырады, катнашучылар бармаклар йөгереклеген һәм музыка әсәрләрен башкаруда тизлекләрен күрсәттеләр.
Яшь музыкантларның чыгышларын Балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучыларыннын торган компетентлы жюри бәяләде.
Конкурс иң яхшы, көчле башкаручыларны күреп алырга ярдәм итте.