Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының түгәрәк өстәле

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

26 нчы ноябрьдә Мәктәптән тыш эш үзәгендә  шәһәр һәм авыл мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының түгәрәк өстәле булды. Темасы: “Балигъ булмаган яшьләр арасында начар гадәтләрне кисәтү: проблемалар, эзләнүләр, нәтиҗәләр. Утырышны тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Медведева И.В. алып барды.

Прокурор ярдәмчесе Латыпова О.Г. балигъ булмаган яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне кисәтү буенча ФЗ РТ 24.06.99 №120 ФЗ законына нигезләнеп чыгыш ясады. “Берег надежды” халыкны социаль яклау үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлегенең җитәкчесе Агляметдинова Е.В. балигъ булмаган яшьләр арасында начар гадәтләрне кисәтү эшенең оештырылышы турында сөйләде.

Шәһәр мәктәпләренең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары (Ярославцева Л.В., Городничева Л.А., Малыхина Н.В., Кривелева Н.В.) үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Мәктәптән тыш эш үзәге җитәкчесе Шигапова Е.В. начар гадәтләрне кисәтү буенча өстәмә белем йортларының әһәмияте зур булуына басым ясады.

Тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге идарәсе  методисты Абрамова Н.А. начар гадәтләрне кисәтү эшендә системалылык кирәклегенә басым ясады. Утырышның эше бик нәтиҗәле узды.

Медведева И.В.,  утырышны йомгаклап, барлык органнар ярдәмләшеп,  системалы рәвештә эшләгәндә генә балигъ булмаганнарның начар гадәтләрен кисәтеп булганлыгын ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International