“Әнием – кояшым”

2015 елның 27 ноябре, җомга

“Алёнушка” исемендәге 6 нчы балалар бакчасында II региональ  “Әнием – кояшым” видеокотлауларның финал конкурсы узды. Читтән торып катнашу этабында  Мамадыш, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әгерҗе, Тукай һәм Менделеевск районнарыннан 370 укучы катнашты. Балалар тәрбиячеләре белән берлектә иң якын кешеләре – әниләре турында проект төзеделәр. Балалар бакчасы мөдире  Сагдеева Ф. мондый конкурсларның әниләргә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләүдә әһәмияте зур икәненә басым ясады.

Гран-прига:

- “Прозада  иң яхшы котлаучы” номинациясе буенча  Ангелина Чернобровкина (2 нче номерлы “Әкият” балалар бакчасы);

- “Ана телендә иң яхшы котлаучы” номинациясе буенча  Азалия Авхадиева, Максим Клюшенков, Ксения Никандрова (12 нче номерлы “Крепыш” балалар бакчасы);

- “Иң үзенчәлекле котлау” номинациясе буенча Смирнов Богдан һәм Радмир (8 нче номерлы “Сандугачым” балалар бакчасы) лаек булды. Барлык катнашучыларга да бүләк сертификатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International