“Әкияти хит-парад”

2015 елның 27 ноябре, җомга

Яңа китап укучыларны каршы алу – китапханәчеләр өчен бик күңелле. 24 нче ноябрь көнне шәһәребезнең беренче сыйныфта укучы балалары “Әкияти хит-парад” театраль тамаша карарга җыелды.

Балалар Баба-Яга (китапханәче Сырышева Т.Н.) сихерләгән әкият геройларын коткарырга киткән Скоморох (Сайранова Эльвина), Кикиморка (Шигапова Эмилия), Лешик (Крюков Ваня) белән очраштылар.Алар әкият геройларының әкияти хит-парадка килүләрен теләмәделәр.Тик кыю Өй иясе (Камашев Саша), куркусыз Буратино (Капрош Саша), сөйкемле Мальвина (Садыкова Камилла)  һәм хәйләкәр Песи (Костылева Даша) каршылыкларны җиңеп чыктылар. Аларга залдагы балалар булышты.

Алар әкият исемнәрен таптылар, төрле уеннар уйнадылар. Китапханәче Марготнова И.А. әзерләгән презентация бәйрәмгә ямь өстәде.

Балалар китапханәсе беренче елын гына әзерләми инде мондый тамашаны. 2014 нче елда китапханә Мәдәният Министрлыгының 75 мең сумлык Грантына лаек булды. Бу акчага костюмнар, декорацияләр сатып алынды.

Әкият белән очрашу күп шатлыклар алып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International