.Татарстан Республикасы Менделеевск районының ПРФ кисәтә: Рәсәйнең Дәүләт Пенсия Фонды хезмәткәрләре өйдән- өйгә йөрми!

2015 елның 27 ноябре, җомга

Менделеевск районында Пенсия Фонды хезмәткәрләре исеменнән өйдән – өйгә йөрү очраклары теркәлгән. Бу кешеләр төрле сәбәпләр белән пенсия тупланышын дәүләтнеке булмаган төрле пенсия фондына күчерүләрен сораганнар.

Менделеевск районының УПФР Дәүләт Пенсия Фонды хезмәткәрләре өйдән- өйгә йөрми, һәм пенсия тупланышын төрле песия фондына  күчерү турында документ сорамый.

Рәсәй Пенсия Фонды Татарстан республикасының шәһәр һәм районнарында “ мобиль клиент хезмәте” барлыгын искәртә. Барлык Рәсәй Пенсия Фонды хезмәткәрләренең таныклыгы бар, һәм алар аны гражданнар таләп итүгә күрсәтергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International