25 нче гыйнварда МББУ "Тат.Чаллы ГБМ" дә "Татьяна көне" исемле чара булып узды. Мәктәпнең Татьяна исемле укытучылары, укучылары һәм башка хезмәткәрләре чакырылган бу бәйрәмне 7, 8 сыйныф укучылары М. Бобовкина , М. Сандаковалар әзерләде. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр Татьяна төрле номинацияләрдә җиңүче булды. Ә 2016 ел Татьянасы исеменә укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Т.В. Сандакова лаек булды. Барлык катнашучыларга технология укытучысы Л.М. Суфиева җитәкчелегендә әзерләнгән чәчәкләр тапшырылыды.