Турай урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Зиннәтуллина Резидә, укытучысы Зиннәтуллина Рәмзия җитәкчелегендә, Түбән Кама шәһәрендә тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча укучыларның “Эйдос безопасности” (“Куркынычсыз тирәлек”) дип аталган 1 республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашып, 3нче урын яулады. Укучылар югары уку йортлары педагоглары, тормыш иминлеген саклау буенча фәнни үзәк, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләреннән һәм республика мәктәпләре укытучыларыннан торган жюри алдында чыгыш ясадылар. Резидә горурлык белән Менделеев районында яшәүче күпмилләтле халыклар дуслыгы, традицияләре турында чыгыш ясады.