Йөрәк җылым сезгә

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Якташ шагыйребез, актив җәмәгать эшлеклесе Марсель Гыйльфанович Гыймазетдиновның туган көне якынлаша. Салкын карлы декабрь аенда туган шагыйрьнең иҗаты язгы кояш кебек якты, нурлы, аяз иртәләр шикелле үтә күренмәле, саф, самими. Ул йөрәгендәге садә хисләрне кәгазь битләренә төшереп, күңеленә юаныч тапкан...Ул – жир кешесе! Шагыйрь табигать белән бер сулышта яшәп, андагы сафлыкны кешеләр күңеленә күчерергә омтылган. Марсель Гыймазетдиновның үзләре үк җырлап торган шигырьләренә күпме көй язылып, җырга әйләнгән. Алар бүгенге көндә дә яңгырап күңелләрне җылыталар.

Халыкны социаль яклау үзәге “Өмет яры”нда Татар китапханәсе үткәргән “Йөрәк җылым сезгә...” кичәсе Марсель Гыймазетдинов иҗатына багышланды.

Шагыйрьнең күңел җылысы кушылган шигырьләре, җырлары яңгырады. Ял итүчеләрнең күпчелеге шагыйрьнең авылдашлары: Бәзәкә кешеләре иде. Алар Марсель аганың тавышын ишетеп хозуландылар, истәлекләрен яңарттылар. Китапханә хезмәткәрләре Гөлназ Хафизова һәм Земфира Шакирова ял итүчеләрне җырлатып-биетеп күңелләрен күтәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International