2016 елның 1 декабрендә ТОС “Поселок” депутатлары белән гражданнарны кабул итү булды. Кабул итүдә гражданнар автобус хәрәкәте, стадионны яктырту, сәламәтлек үзәге өчен бирелгән бинаны ремонтлау, 2 нче санлы Урта белем бирү мәктәбе бинасында спорт секцияләре ачу, инвалидларны дарулар белән тәэмин итү турында сораулар бирделәр. Барлык сорауларга аңлатмалар бирелде һәм аларның үтәлеше контрольгә алынды.