1 декабрьдә Башкортстан Республикасы Бирск шәһәрендә мари халкының “Эрвел шудыр” җыр һәм бию фестивалендә Илнәт мәдәният йорты коллективы катнашты. Коллективның һәр чыгышы тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды һәм көчле алкышлар астында дәвам итте.