2016 елның 6 декабрендә С. Гассар исемендәге мәдәният сарае концертлар залында ветераннар хоры “60 нчы музыкаль дулкында” ретро-концерты булып узды. Кич буе сәхнәдә хезмәт ветераннары хоры, аның солистлары башкаруында җырлар тынмады. Бу музыка, җырлар халыкның күңеленә хуш килде, алар өчен 60-нчы еллар атмосферасын тудырды. Ә.Прохоренко җитәкчелегендәге “Күләгәләр театры” номерлары, "Кристалл" бию ансамбле композицияләре чараның бизәге булдылар. Чарада 60-нчы еллар модасын күрсәтү дә тамашачыда уңай тәэсирләр тудырды. Тагын чарада Советлар союзы чорының билгеләре булган төрле плакатлар сүрәтләнгән блокнотлар, календарьлар, призлар уйнатылды. Чарада район башкарма комитеты рәисе Валерий Сергеевич Чершинцев катнашты. Ул хор ветераннарына, аның җитәкчесе Клара Галимҗан кызына уңышлар һәм сәламәтлек теләде, тарихын белмәгән халыкның киләчәге