Региональ экологик форум-фестивале

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

6 декабрь көнне 11 нче санлы МБББУ "Балачак планетасы" бөтенроссия  күләмендә "Табигатьнең дуслары бар – ул син дә, без дә, мин дә!" региональ экологик форум-фестивале  үткәрде. Форум-фестивальдә  Россиянең төрле  төбәкләреннән  балалар, ата-аналар һәм муниципаль белем бирү учреждениеләре педагоглары, өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар катнашты. Фестивальдә катнашучылар төрле яшь категорияләренә бүленде. Категорияләр кысаларында "ЭКО 2016. Минем планета" экологик форумына йомгак ясалды. Конкурста балалар, әти-әниләр һәм Менделеевск районы, Алабуга, Чаллы, Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Мамадыш, Кукмара, Удмуртиянең  Антинск һәм Грахово районнарыннан укытучылар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International