6 декабрьдә ТР Менделеевск муниципаль районы администрациясе бинасында мөмкинлекләре чикле булган укучыларның кул эшләнмәләре сату-күргәзмәсе уздырылды. Район мәктәпләренең укытучылары һәм укучылары, инде менә өченче тапкыр үткәрелә торган әлеге күргәзмәдә актив катнашалар. Укучылар яңа ел уенчыклары, сувенирлар һәм башка бик күп кул эшләнмәләре әзерләделәр.