"Кеше һәм табигать" республика конкурсы

2016 елның 9 декабре, җомга

8 декабрь көнне"Пирамида"да "Эколидер"һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков әйләнә-тирәне саклау өлкәсендә эшләүче эколидерларга дипломнар тапшырды. "Кеше һәм табигать" конкурсында җиңүчеләрне котлау өчен сәхнәгә Дәүләт советы Рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар Берлеге рәисе Римма Ратникова чыкты. Һәм бу очраклы түгел.Аның җитәкчелендәге журналистлар массакүләм мәгълүмат чараларында актив катннашып, лауреат исемнәренә лаек булдылар. "Менделеевск яналыклары" район газетасы "Периодик басмаларда иң яхшы публикация" номинациясендә дипломга ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International