"Коррупциягә каршы көрәш һәр кешенең бурычы” темасына багышланган түгәрәк өстәл

2016 елның 9 декабре, җомга

8 декабрьдә С. Гассар исемендәге мәдәният сараенда Менделеевск районы мәктәпләре укучыларының актив вәкилләре һәм депутатлар белән  "Коррупциягә каршы көрәш һәр кешенең бурычы” темасына багышланган түгәрәк өстәл янында очрашу уздырылды.  Чарада  район Башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Искандаров Р. Р., район прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе, Хәбибуллина Г. Г., икътисади куркынычсызлык әм коррупциягә каршы тору буенча белгеч Колчин М. Ю. катнашты. Түгәрәк өстәл янында катнашучыларга  Татарстан Республикасында "Коррупциягә каршы көрәш" дигән видеоролик күрсәтелде. Шулай ук укучыларның  сорауларына  җавап бирделәр һәм районда ришвәтчелеккә каршы оешма төзергә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International