Батырлар даны мәңгелек!

2016 елның 9 декабре, җомга

Илебездә 9 декабрьдә – Ватан каһарманнары көне билгеләп үтелә.

Бу истәлекле көннең тарихы XVIII гасырга ук барып тоташа. Патшабикә Екатерина II 1769 елда Изге  Георгий орденын гамәлгә кертә. Бу орден сугышта аеруча батырлык күрсәтүчеләргә бирелә. Орден Георгий лентасы белән тагыла. Лентаның кара төсе - төтен, кызылсары төсе ялкынны аңлата.

          Хәзерге вакытта бу бәйрәм көнне Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе геройлары, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларына хөрмәт күрсәтелә.

8 декабрьдә Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 3нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Р.З. белән берлектә  батырлык дәресе үткәрделәр.

 6 “А” сыйныфы укучылары бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Менделеевск районыннан чыккан Советлар Союзы Геройларын барлап, аларның батырлыгын тасвирлаган китапларны карадылар. Дәрестә катнашучы,  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Городничева Л.А. да үзенең үсмер чактагы хатирәләре белән бүлеште, ватанпәрвәрлек сыйфатын тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклады.

Укучылар бәйрәмнең асылын аңладылар, якташ геройларыбыз белән горурлануларын белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International