Ватан Геройлары көненә багышланган чара узды

2016 елның 9 декабре, җомга

9 декабрь көнне 4 нче мәктәптә Ватан Геройлары көненә багышланган чара узды. Мәктәп фойесында укучылары, укытучылар, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре җыелды. Чарада катнашучыларны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде. Ул катнашучыларны  чын күңеленнән Ватан Геройлары көне белән котлады,  яу кырларында ятып калган һәм батырлык күрсәткән,  райондашларыбызга тирән ихтирам хисләрен белдерде. Бәйрәмнең тарихы патша Россиясе, Георгий кавалерлары  чорларыннан килә. Безнең көннәрдә бәйрәм, 2007 елдан башлап, геройларны искә алу көне буларак кына түгел,  бүгенге чор геройларын ихтирам итү көне буларак үткәрелә.Бу көнне без Геройларга,  аларның батырлыкларына баш иябез.  Аларның батырлыклары, фидакарьлекләре  безгә  киләчәккә ышаныч белән карарга, үз иле һәм  тарихы белән горурланырга этәргеч бирә.  Бу көнне аеруча зур рәхмәткә, тирән ихтирамга сугыш чоры ветераннары лаек. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен безнең районның 7 вәкиле Советлар Союзы Герое исеменә лаек.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International