Балалар сәнгать мәктәбе фойесында иҗади эшләр күргәзмәсе

2016 елның 10 декабре, шимбә

Балалар сәнгать мәктәбе фойесында иҗади эшләр күргәзмәсе эшләде. Белем бирү учреждениесе залында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең язмышына битараф булмаган кешеләр җыелды.

Җыелучыларны район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров сәламләде.

Ул үз чыгышында җәмгыять һәм хакимиятнең уртак көче белән инвалидларның социаль адаптациясенә этәрүче төрле чаралар үткәрелүе турында ассызыклап үтте. Декаданы үткәрү бу сүзләрне раслый.

Инвалидлар җәмгыятенең иң актив әгъзалары район башлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Тантаналы чара балалар сәнгать  һәм коррекцион мәктәпләрнең иҗат коллективлары катнашындагы концерт белән тәмамланды. Алабуга шәһәреннән килгән “Планета добра” иҗтимагый оешмасы катнашучыларын зал бик җылы каршы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International