Инвалидлар декадасында без 1 нче төркем инвалид Тимеркаев Рим белан аның әнисе Флүра апаларга кунакка бардык.Очрашу вакытында мин аларга сораулар бирдем.Рим туганда сәламәт иде алты ай булды дигандә,ул чирладе.40 көн уколлар алды.Азагы сул якның зарарлануы белан тәмамланды.Сул як кул кечкенәрәк ул әз хәрәкәтләнә,аяк та кыскарак хәм зәгыйфь.Шуның өстенә ул сөйләшми.Римгә хәзер 51 яшь.Ана өчен ул иң газиз,иң матур иң айбәт бала.
- Флүрә апа ул нинди бала?Аның белән яшәү кыенмы?
- Аның белан яшәүнең төрле чаклары булды .Ул минем көтеп алган беренче балам .Мин аны бик яраттым хәм бүгендә яратам .Бәләкәй чакта аның приступлары еш кабатлана иде .Ул теләсә кайда ятып йоклый да,төнлә йоклый алмый тилмерә.Ул йокламагач әнисенә дә йокы юк инде.Мин йомшак характерым белән аны гел көйләргә тырыштым .Ул нарса сораса,алып бирергә тырыштым.Кая барам дисә , алып бардым.
- Флүрә апа үзегезнең хәлләрегез ничек?Сәламәтлегез ничек хәм үзегезгә ничә яшьинде?
-Миңа 77яшь,май аенда 78 тула .Билгеле инде яшь барган саен сәләмәтлек тә какшый .Аяклар,суставлар борчый.Картайган саен Рим өчен күбрәк борчылам.Мин исән чакта ул иркә баладай ,миңа иркәләнеп яши .Әгәр кинәт үлеп китсәм аны кем аңлар?Кем юатыр?Кем юар?Кем ашатыр дигән сораулар белән яшим-дип тәмамлады ул сүзен.
- Әңгәмә өчен зур рәхмәт !Сәләмәт булыгыз !-дип без саубуллаштык.
