10нчы декабрьдә хакимияттә район башлыгы Валерий Чершинцев һәм район прокуроры Антон Чураков катнашында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә мәгариф идәрәсе җитәкчесе Дмитрий Сапожников, яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарә башлыгы Рашат Фәизов , мәдәният идарәсе башлыгы Екатерина Шигапова чыгыш ясадылар. 2015 нче елның җирле үзидарә органнарының физик затлардан җыелган салым акчаларын эффектив кулланылышын тикшерү нәтиҗәләре белән контроль-хисап палатасы рәисе Рәсимә Ахметшина таныштырды.