2016 елның 9 нчы декабрендә Песәй урта гомуми белеем бирү мәктәбендә Геройлар көненә багышланган тантаналы чара булып узды. Бу чара кысаларында 9,10,11 сыйныф укучылары “Яшь армия» сафларына кабул ителде. Яшь юнармиячеләр Ватанга тугрылыклы булырга, намус һәм горурлык белән яшь армияче исемен йөртергә ант иттеләр. Һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.