Сагыналар авылың каеннары, Сагыналар уйчан тирәкләр

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бәзәкә авылы китапханәсендә шагыйрь Марсель Гыймазетдиновның тууына 73 ел тулу уңаеннан “Сагыналар авылың каеннары, сагыналар уйчан тирәкләр” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып үтте. Кичәгә шагыйрьне яхшы белгән авылдашлары җыелган иде.

Якты җир йөзендә бары тик 49 ел гына яшәп калса да, М.Гыймазетдинов үзе артыннан якты эз калдырып китә. Өч китап авторы булган шагыйрьнең  иҗаты бүген дә бик популяр. Кичәдә авылдашлары башкаруында аның шигырьләре, җырлары яңгырады. Шулай ук М.Гыймазетдиновның иҗатын таратуга күп көч керткән ветеран укытучы Рәмзия Мөхетдинова үзенең истәлекләре белән уртаклашты, шагыйрь тормышында безгә билгеле булмаган вакыйгаларны сөйләде. Кичә ахырында татар эстрадасының яшь җырчылары башкаруында шагыйрь М.Гыймазетдинов сүзләренә язылган җырлар тыңланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International