“Студент гаиләсе-2016 “ республика конкурсының финал этабы тәмамланды. Яшь гаиләләр конкурсның беренче этабын читтән торып уңышлы гына үттеләр һәм жюрига үзләренең иҗади һәм интеллектуаль мөмкинлекләрен күрсәттеләр.
Жюри вәкилләренең берсе булган Татьяна Корнийченко әлеге конкурс турында : “ Бу иң матур һәм иң яхшы бәйгеләрнең берсе. Яшь гаиләләрдә һәрвакы җылы хисләр булуын, авырлыкларны җиңеп, тормыш юлын кулга-кул тотынып үтүләрен теләр идем”-ди .
“Иң интеллектуаль гаилә” номинациясендә Михаил Глазырин һәм Дарья Буянская җиңделәр. “Иң иҗади гаилә” - Никита һәм Элина Семеновлар. “Иң тату гаилә”- Омар һәм Ольга Аль-Кади. Константин һәм Кристина Копыловлар икенче урынны,Булат һәм Гүзәл Юсуповлар өченче урынны яуладылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча Роберт һәм Джулия Искәндәровлар гран-прига ия булдылар.
“Менделеев яңалыклары” газетасы материалыннан