7 декабрь көнне Казан шәһәренең “Ак Барс” Яшьләр Үзәгендә Татарстан Республикасы җәмәгать тәртибен саклау яшьләр формированиеләренең XI Слёты булды. Анда 2016нчы елга “Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте эшенә йомгак ясалды.
Республикабызның“Форпост” үзәге җитәкчесе Рыков Андрей Львович имзалаган рәхмәт хаты белән Менделеев шәһәренең “Форпост” оператив отряды хезмәткәре Максим Луппов бүләкләнде.