Татарстан Республикасының эшләүче һәм укучы яшьләре арасында үтүче XII Республика профсоюзлар фестивале.
2016 нчы елның 8-9 нчы декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының профсоюзлар Федерациясе Татарстан Республикасының эшләүче һәм укучы яшьләре арасында 12нче Республика үзешчән сәнгать фестивален уздырды . Фестиваль 2 этапта үтте. Жюрига 800дән артык номер тәкъдим ителде. Иң яхшы дип табылган 14 номер гала концертта чыгыш ясау хокукына ия булды. “Аммоний” АҖ бию коллективы марий биюе белән 1нче урынны яулады . Шулай ук “Халык хореографиясе” номинациясендә җиңүче дипломы һәм сертификат белән бүләкләнде.Коллектив “Аммоний эшли” номеры белән “Оригиналь жанр” номинациясендә 2нче урынны яулады.”Вокал” номинациясендә “Без бит авыл егетләре” җыры белән Ришат Кабировка 3нче урын билгеләнде.