Бүген район хакимиятенең актлар залында Башкарма комитет җитәкчесе Владимир Фролов җитәкчелегендә Менделеев муниципаль районы Башкарма комитетының атналык киңәйтелгән киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров гражданнар оборонасы буенча үткәреләчәк чараларга әзерлек турында чыгыш ясады. Контрольдәге йөкләмәләрнең үтәлеше турында Башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Валентин Рапопорт чыгыш ясады.