Бүген район хакимиятенең актлар залында район башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев районыбызның төрле предприятие , учреждение,оешма җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә доклад белән :
-шәһәр һәм райондагы оператив хәл турында Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Менделеевск муниципаль районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Темников Сергей Александрович;
- Менделеевск муниципаль районы Башкарма комитетының үзган атнага эш нәтиҗәләре һәм алдагы атнага билгеләнгән чаралар турында район Советы Аппараты җитәкчесе Салихов Илшат Василович;
-“Өмет яры” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең агымдагы елның 11 аена эшчәнлеге нәтиҗәләре белән “Өмет яры” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Зиятдинова Ильсияр Азатовна;
- Менделеевск муниципаль районында 2016 нчы елның 1 декабреннән 10 кадәр узган инвалидлар декадасы нәтиҗәләре белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Макаров Константин Геннадьевич;
- Кышкы чорда сулыкларда кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турында Россия Гадәттән Тыш Хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Менделеев районы бүлек башлыгы Әхмәдуллин Айдар Илдусович;
-ГТО нормаларын тапшыру барышы турында яшьләр эшләре һәм спорт буенча идарә башлыгы Фәизов Рашат Анварович;
-Узган атнага гражданлык хәле актларын теркәү нәтиҗәләре турында Башкарма комитетның ЗАГС бүлеге башлыгы Козырева Фаина Валентиновна чыгыш ясадылар