10 нчы декабрь көнне Д.И.Менделеев исемендәге мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәсе булып узды. КФХ башлыклары һәм шәхси эшмәкәрләр бай ассортиментта товарлар тәкъдим итте. Сатып алучыларга 7 түшкә мөгезле эре терлек ите, 2 түшкә сарык ите, 3 түшкә дуңгыз ите ,казлар һәм бал алып килгәннәр. Шәһәрдәшләр бу көнне шулай ук сөт һәм сөт продуктларын да сатып ала алды. Сөт продуктларын КФХ башлыклары Махмудов Эльдар Абтолыбоглы һәм Гасанов МехтиАкбероглы тәкъдим итте. Барлыгы 450 мең сумлык продукция сатылды.