Халыкны кабул иту

2017 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Бүген хакимияттә Район башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Фролов рәислегендә халыкны борчыган мәсьәләләр белән кабул иттеләр. Менделевлы Илгиз Хәсәнов “Химик” стадионының коймасын төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать итте. Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Рашат Фәизов аңлатма бирүенчә, әлеге мәсьәлә тикшерелеп, яз җитүгә койманы төзекләндерү эшләре башланачагын хәбәр итте.  Илгиз Гарифҗан улы шәһәрдәге “Таң” мәчете территориясен кардан чистарту мәсьәләсен дә кузгатты. Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр хуҗалыгы, торак сәясәте һәм индустриаль үсеше  буенча урынбасары Александр Белоногов әлеге мәсьәләне шәхси контроленә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International