1 нче гыйнварда 11сәгать 55 минутта безнең шәһәребездә Лызловлар гаиләсендә кечкенә бәби дөньяга килде. Бәбинең әтисе Алексейны һәм әнисе Анастасияне шәһәр башлыгы В. Чершинцев котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук аларны ЗАГС бүлеге мөдире Фаина Козырева һәм баш табиб В. Голованов та котладылар.