Дусларча очрашу.
2017 елның 14 нче гыйнварында “Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе”нең Менделеевск бүлеге Региональ җәмгыяти оешмасы (җитәкчесе Кузнецова Марианна) вәкилләре Грахово җирлегенең Лолошур Возжи авылындагы “Тюрагай” Халык ансамблендә кунакта булып кайттылар. Лолошур Возжи мәдәният сарае хуҗаларының беренче сүзләре-рәхмәт сүзләре. Алар 25 нче декабрьдә Яңа елны каршылау бәйрәменә Менделеевск шәһәренә кунакка килгәннәр иде. Гассар исемендәге мәдәният сарае һәм Халыклар дуслыгы йортында булу, әкияттә булган кебек булды, дип сөйләделәр “Тюрагай” коллективында катнашучылар.