13 нче гыйнвар көнне Сәйтәк авыл клубында искечә Яңа ел уңаеннан ял кичәсе булды. Кичәгә авылның яше - карты җыелды. Христиан календаре буенча бу көн Василийлар көне буларак та билгеләп үтелә. Борынгы гореф-гадәтләрне торгызып, авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. көзгегә карап, варенниклар һәм “әтәч” белән багулар оештырды. Бәйрәмнең олы кунаклары Кыш бабай һәм Кар кызы белән түгәрәк уеннары уйнадылар. Җыр - бию белән беррәттән күңелле ярышлар оештырылы. Кичә күңелле узды.
.jpg)


.jpg)



