13 нче гыйнварда Тойма Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә иске яңа ел уздырдылар. Күңел ачу кичәсенә килгән өлкән яшьтәге апалар, абыйлар, Кыш бабай һәм Кар кызы белән чыршы тирәли җырладылар, бииделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Кыш бабай аларны татлы күчтәнәчләр белән сыйлады. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
.jpg)
.jpg)