Ат спорты буенча Ачык турнир

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

14 нче гыйнварда Байлар Сабасында КСК “Сабантуй”да Яңа елга багышланган  ат спорты буенча Ачык турнир оештырылды.Турнирда Байлар Сабасы,Казан,Алабуга,Менделеевск спортчылары катнашты.Ярыш югары дәрәҗәдә үтте,спортчылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Ярыш программасы  конкур буенча 3 маршрутны үз эченә алды:

№1 маршрут- “Чисталык һәм җитезлек” -100см;

№2 маршрут- “Чисталык һәм җитезлек” -90см

№3 маршрут-  “Сикер һәм чап” – 80 см кадәр,билгеле бер кагыйдәләр буенча.

Ярыш нәтиҗәләре буенча  Менделеевск өчен  чыгыш ясаучы Фёдорова Полина үзенең Фламинго исемле аты белән ике призлы урын яулады.3нче урын- 90 см кадәр,1нче урын-80 см кадәр.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар,грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле  бүләкләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International