Россиянең һәм Татарстанның атказанган халык иҗат коллективы,”Шаян” халык үрнәк бию ансамбле “Розы России-2017” халыкара конкурс –фестивальдә катнашты.Конкурс Екатеринбург шәһәрендә “ Россия- Казахстан-Болгария проект кысаларында “Эльмаш” мәдәният үзәгендә” үткәрелде.Анда катнашучыларның саны 800дән артык кеше иде.Екатеринбург шәһәрендә яшәүчеләр һәм кунаклар утыздан артык балалар һәм яшьләр иҗат коллективларының көчле чыгышларын, профессиональ хореографик сәнгать һәм креатив мастер- класслар карадылар.