Укучылар Думасы

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Менделеевск шәһәре укучылар Думасы район башлыгы Валерий Чершинцев, муниципалитет җитәкчеләре, шәһәр Советы депутатлары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре белән очраштылар. Киңәшмәдә районның социаль-экономик үсеше буенча сорауларны яшьләр ракурсыннан тикшерделәр. Яшь депутатлар, муниципаль хезмәтләр белән берлектә, “Талантлар университеты” ресурсларын кулланып,  “Менделеевск шәһәренең тормыш киңлеге модернизациясе һәм төзекләндерүгә биш адым” программасын төзүне тикшерделәр. Мәктәпләрдән сайлап алынган иң яхшы һәм лаеклы дип табылган 15 укучы “депутат” дигән мактаулы исем һәм укучылар Думасы таныклыклары алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International