“Алтын алка” бөтенрәсәй турнирының республика этабы узды

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

2017 нче елның 9 нчы, 10 нчы гыйнварында Мамадышта һәм Алабугада 2006-2005 елларда туган үсмерләр арасында “Алтын алка” бөтенрәсәй турнирының республика этабы узды.

Анда Татарстанның алты шәһәр һәм  районыннан командалар көч сынашты: Әгерҗе, Тукай районы, Алабуга, Мамадыш, Актаныш, Менделеевск командалары 2004-2005 нче елларда туган үсмерләр арасында  булды. Ә 2006-2007 нче  елларда туган үсмерләр арасында 5команда катнашты: Мамадыш, Әгерҗе, Минзәлә, Актаныш, Менделеевск.

Легендар Анатолий Тарасов нигез салган мондый ярышлар, кайчандыр зур спортка аяк баскан Владислав Третьяк, Владимир Мышкин, Зинәтулла Билялетдинов кебек данлыклы хоккеистлар да катнашкан. Уеннар нәтиҗәсендә Менделеевск хоккейчылары 2004-2005 нче елгы үсмерләр арасында 5 нче урынга, ә 2006-2007 нче елгы үсмерләр арасында дүртенче урынга чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International