Татар китапханәсе хәбәр итә

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Татар китапханәсенең кечкенә  залыбакча балалары һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен җиһазландырылган. Сабыйлар биредә буш вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрәләр. Китап-журналлар укып белемнәрен арттырсалар, төрле уеннар уйнап ял итәләр; рәсемнәр, төрле эшләнмәләр ясап, зиһеннәрен ныгыталар. Татарча өйрәнүчеләр өчен дә мөмкинлекләр тудырылган биредә.Балалар татарча кечкенә китапчыклар, карточкалар аша аерым сүзләр, җөмләләр өйрәнәләр, бер-берләренең белемен тикшерәләр. Шулай уен аша татар теленә тартылалар. Соңыннан өйдә дә укыр өчен, китаплар сайлыйлар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International