Валерий ЧершинцевТойгуҗа авылы халкы белән очрашты

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

18 нчегыйнварда район башлыгыВалерий ЧершинцевТойгуҗа авылы халкы белән очрашты. Очрашу алдыннан авылның иҗади төркеме концерт номерлары белән чыгыш ясады. 2016 нчы елга отчёт белән авыл җирлеге башлыгы Рафит Сафин чыгыш ясады. Тойгуҗа авылы КФХ эшчәнлеге буенча авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Хадиуллин таныштырды. Полиция капитаны Артур Шакиров оператив хәл белән таныштырды. Район мөхтәсибе Ирек хәзрәт чыгыш ясады.

Авыл халкы мөһим мәсьәләләрне ассызыклады:12 торак пункт буенча йөри торган автобус маршрутын йөртү, мобиль элемтә хезмәтенең сыйфатын яхшырту, юлның куркыныч урыннарында махсус билгәләр кую, янгын сүндерү машинасы өчен җылы урын билгеләү.

Аннан район башлыгы Валерий Чершинцев доклад белән чыкты. Ул үзенең докладында

тиздән авылда 50 урынга хисапланган мәдәният йорты сафка басуын, аннан соң балалар мәйданчыгы җиһазландырылачагын җиткерде. Район башлыгы тойгуҗалыларны активрак булырга чакырды.

Авыл халкы үз исеменнән район җитәкчелегенә, юлларны төзекләндерүдә нәтиҗәле эшләүләре өчен, рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International