“Тылсымлы зебра” исемле иннтелектуаль конкурс-фестиваль узды

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

17 нче гыйнвар көнне 2 нче санлы “Әкият”бакчасында ел да уздырыла торган “Тылсымлы зебра” исемле иннтелектуаль конкурс-фестиваль узды. Конкурсташәһәрнең мәктәпкәчә балалар учреждениеләре катнашты. Юл иминлеге кагыйдәләрен белүдә 28 малай һәм кыз ярышты.Ярыш дүрт тукталыш буйлап узды: беренче станция-«Игътибар! Юл.”дип атала һәм анда балалар юлда игътибар һәм хәтерне үсерүгә нигезләнгән биремнәрне үтәделәр, икенчесе-“Юл билгеләрен яхшы белүчеләр”,өченчесе-“ Хатаны тап”, дүртенчесе “ Юл кагыйдәләр”ен белүгә корылган ситуатив биремнәрне үтәү иде.

Фестиваль кысалары программасында “Бергә-юл иминлеге өчен” ,” “Объективта-иминлек»конкурслары бар иде. Биремнәр катлаулы булу сәбәпле, аны үтәү өчен алынган белемнәрнең тирән булуы мөһим иде.

Ярышның җиңүчеләре дә билгеле булды:1 урын “Әкият”,2 урын “Крепыш”, 3 урын “ Миләшкәй”балалар бакчаларынабирелде. Катнашучыларның барысына да кыйммәтле бүләкләрне һәм грамоталарны Рәсәйнең Менделеевск эчке эшләр идарәсе юл иминлеге начальнигы, полиция майоры Башаров И.Б. һәм Юл иминлеге начальнигы ГимаеваФ.Г.тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International