19 гыйнварда шәһәр буасында барлык теләүчеләр суга чуму йоласын үти алдылар. Бу йоланы үтәүдәтөрле оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләр,шәһәр халкы һәм кунаклар катнашты.Башта, Виктор атакай тантаналы рәвештә дога укып тәрене суга тыгып алды.Район башлыгы Валерий Чершинцев котлау сүзләре белән чыкты:”Чын күңелемнән сезне бу якты һәм олуг бәйрәм белән котлыйм.Бу зур бәйрәмне барыгыз да шатлык һәм рухи чистарыну белән каршы аласыз. Бу Илаһи вакыйганың бөеклеге сезне гаделлеккә , якыннарга мәхәббәт, шәфкатьлелеккә әйдәп торсын. Бөтен православие насаралары өчен бу- көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе. Ул өмет , рухи баюгаһәм якынаюга этәргечбулып тора.
Чараның тантаналы өлешеннән соң, барлык теләүчеләр дә суда чумып чыктылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, су коену урыннары махсус җиһазландырылды,ике төшү урыны булу сәбәпле, коенучылар чиратсыз коена алдылар. Буа янында киенү һәм чишенү өчен палаткалар куелды һәм кайнар чәй эчү урыннары оештырылды.Экстрен хезмәт кизү торды.