Коммуналь хезмәтләрне түләмәүчеләргә бурычларын түләтү максатыннан чираттагы рейдларын үткәрделәр

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Районара Суд приставлары  бүлеге идарәче компания вәкилләре һәм хезмәт күрсәтүче оешмалар белән берлектә  коммуналь хезмәтләрне түләмәүчеләргә бурычларын түләтү максатыннан чираттагы рейдларын үткәрделәр.

Бу юлы комиссия  Чоловский урамындагы 1 нче һәм 4 нче йортларда яши торган түләмәүчеләр  фатирларында булдылар. Бу йортларда 12 фатирда бурычлылар яши. Аларның бурычлары 30 300 мең сумга җиткән. Бер фатирның бурычы 72 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International